Россиянең төзелеш министрлыгы смета нормативларының гамәлдә булу вакытын озайтты

2018 елның 29 декабре, шимбә

«Төзелеше федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләгәндә кулланылырга тиешле смета нормативларының федераль реестрына смета нормативларын кертү турында» 2015 елның 3 июнендә чыккан 395/пр номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгына төзәтмәләр кертелде, монда 1984 ел бәяләре дәрәҗәсендә реставрация эшләренә карата смета нормативлары​ 2019 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булырга тиеш дип билгеләнә.

«Төзелеше федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләгәндә кулланылырга тиешле смета нормативларының федераль реестрына смета нормативларын кертү турында» 2015 елның 3 июнендә чыккан 395/пр номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 27 декабренда чыккан 881/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International