«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Казанда һәм Менделеевскида торак йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан Казан һәм Менделеевскида урнашкан күпфатирлы торак йортлар төзелешенең проект документларына карата экспертиза үткәрелде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.

Беренче объект – үз эченә 302 фатирны алган 18 катлы күпфатирлы 5-подъездлы торак йорт, ул Казан шәһәре Киров районының «Салават Күпере» торак районында урнашачак. Проект белән 88 автомобиль, шул исәптән 9 инвалидлар автотранспорты өчен парковка каралган.

Икенче объект – Менделеевск шәһәренең Г. Тукай урамы буенча урнашкан, 60 фатирдан торган 7 катлы күпфатирлы торак йорт. Проект белән 62 автомобиль, шул исәптән 2 инвалидлар автотранспорты өчен парковка урыннары каралган.

Торак йортлар территорияләрен төзекләндерү элементлары түбәндәге әйберләрне күздә тота: юллар, тротуарлар, мәйданчыкларга таба юллар, спорт һәм уен мәйданчыклары, өлкәннәр өчен ял итү мәйданчыклары, хуҗалык мәйданчыклары, шулай ук кече архитектура формалары белән мәйданчыкларны җиһазлау. Проект карарлары белән халыкның барлык категорияләре: сәламәт, инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре тарафыннан файдалану өчен билгеләнгән гомуми универсаль хәрәкәт юлларын урнаштыру каралган.

Объектлар буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә; инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International