2018 елның 22 декабрь көнендә Казан ратушасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының федераль этабында һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының региональ этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Быел конкурсның унбишенче, юбилей региональ этабына республиканың 205 оешмасыннан 451 гариза килде. Шуларның 108е лауреат булды, 121е – I дәрәҗәдәге дипломант, 191е – II дәрәҗәдәге дипломант. «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының федераль этабында 1188 предприятиедән 1950 товар һәм хезмәт катнашты. Аларның 643е лауреат булды, 1307се – I һәм II дәрәҗәдәге дипломантлар.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының Бөтенроссия конкурсы дипломанты, шулай ук «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының «Инвалидлар өчен уңайлы яшәү мохитен булдыру» квалификация күтәрү курслары» Хезмәте номинациясендә лауреат булды.