Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы республика төзелеш тармагының оештыру структурасы буенча состав өлеше булып тора. Безнең Учреждениенең максаты – проектлаштыру стадияләрендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлылыгын, иминлеген, шулай ук капиталь кертемнәрнең нәтиҗәле кулланышын тәэмин итү. Төп бурыч – капиталь төзелеш объектларының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрү буенча, аларның төзелешенә, үзгәртеп корылуына һәм капиталь ремонтлануына карата смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтү. Шулай ук безнең Учреждение төзелештә бәя кую мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының эксперт үзәге булып тора. Куелган бурычларны башкару өчен «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесендә югары квалификацияле кадрлар составы эшли, ул бәя кую буенча тәҗрибәле экспертлардан һәм белгечләрдән тора.
2018 елда безнең Учреждение проект документларына экспертиза үткәрүгә һәм республиканың инвестицион-төзелеш эшчәнлегендә бердәм дәүләт бәяләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 30 ел тулды. Хезмәтләребезнең максималь сыйфатын тәэмин итү өчен без актив рәвештә эксперт эшчәнлегенә хезмәтне оештыруның заманча технологияләрен һәм алымнарын кертәбез.
2018 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Шәһәр төзелеше кодексына мөһим үзгәрешләр кертелде. Шул исәптән проектларга экспертиза үткәрү өлешендә дә. Үзгәрешләр норматив җайга салу буенча үсешнең төп юнәлешләренә, Шәһәр төзелеше кодексының база төшенчәләренә, капиталь төзелеш объектларының проект документлары буенча экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрын алып бару тәртибенә, экспертиза предметына һ. б. кагылып үтте.
2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Учреждение тарафыннан бюджет финанслау объектлары буенча 3465 эксперт бәяләмәсе бирелде, шул исәптән проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрү һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре буенча – 485 һәм смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү буенча – 2980.
2018 елга смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү хезмәтләре буенча дәүләт йөкләмәсе ел нәтиҗәләре буенча планлаштырылган еллык хезмәт күләменнән 157 % ка үтәлгән, проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәрү – 147 % ка һәм капиталь кертемнәрне планлаштыру стадиясендә объектларның төзелеше, үзгәртеп корылуы һәм капиталь ремонтлануы бәясен билгеләү буенча исәп – хисапларны тикшерү – 189 % ка.
2019 елга төзелеш комплексы өчен төп бурычларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләде.
Республика программалары, Президент билгеләп үткәнчә, аның барлык кайгыртулары һәм омтылышлары белән кешегә юнәлдерелгән, ә тормыш сыйфаты – «Стратегия 2030» нигезендә. Ясле урыннарын арттыру планлаштырыла, моның өчен 6 мең урынга исәпләнгән тагын 29 балалар бакчасын төзергә кирәк, аларның яртысы – ясле яшендәге балалар өчен, ФАПлар, табиб амбулаторияләре, ашыгыч ярдәм станцияләре төзелеше һәм Татарстанның барлык 197 поликлиникасын ремонтлау һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча аналогы булмаган программаны тәмамлау. Спортка ярдәм итү өчен: универсаль спорт мәйданчыкларын, спорт залларын, бассейннарны, боз сарайларын, чаңгы базаларын төзү. Мәдәни-ял учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау, мәдәни мирас объектларын, музейларны реставрацияләү планлаштырыла. Паркларны, скверларны һәм яр буйларын төзекләндерү буенча эшләр, юлларны, күперләрне, шәһәр ишегалларын һәм торак пунктларга керү юлларын төзү һәм ремонтлау дәвам итәчәк. 2019 елда коллектив көче белән федераль һәм республика программаларына кертелгән объектларның проект документларына һәм смета бәясен билгеләүнең дөреслегенә экспертиза үткәреләчәк.