«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салиховның Яңа ел белән котлавы!

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Яңа ел – үзенчәлекле бәйрәм, ул кешеләрнең йөрәкләрен иң якты хисләр белән тулыландыра, шатлык китерә һәм яңа проектларны, бурычларны планлаштыру һәм гамәлгә ашыру өчен стимул булып тора. Бу яңа календарьның башы гына түгел, бу – яңа өметләр, уңышлар, җиңүләр. Без һәрвакыт шатланып Яңа елны көтәбез! Аның белән иң якты һәм изге хисләрне, иң изге теләкләрне бәйлибез, йомгаклар ясыйбыз.

2018 елда Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы алдында куелган бурычлар уңышлы үтәлде. Һәм бу безнең коллективның – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең атказанган хезмәткәрләре, ветераннары, экспертлары, бәя кую буенча белгечләре, хезмәттәшләре һәм партнерлары казанышы. Быел без эшчәнлегебезнең 30 еллыгын билгеләп үттек, һәм мин бездә профессионалларның лаеклы командасы формалашуына чын күңелдән шат. Эксперт эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш кертүегез, Татарстан Республикасы файдасына хезмәт сөючәнлегегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәтемне белдерәм.

Яңа ел безнең эштә яңа сәхифәне ача. Киләсе елда күп эшләр башкарасы бар. Бүгенге заман таләпләренә туры китереп казанышларны саклап калу, бурычларны үтәү. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, үз көчләрегезгә ышаныч һәм оптимизм телим. Сезнең белән янәшәдә туганнарыгыз һәм дусларыгыз булсын, ә сезнең йортларда иминлек, мәхәббәт һәм чәчәк ату хөкем сөрсен. Яңа ел үзе белән уңыш алып килсен, иң кыю омтылышларны һәм хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итсен, аның һәр көне бай һәм нәтиҗәле булсын. Чын күңелдән уртак эшебездә һөнәри уңышлар телим, уңышларыбызга ышанып калам!

Хөрмәт белән, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International