ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Россия төзелеш министрлыгы боерыгы нигезендә, тиешле яңа расланган смета нормативлары һәм федераль берәмлек бәяләре турында, шул исәптән аларның аерым өлешләре турында белешмәләр буенча смета нормативларының федераль реестрына кертелгәнче, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен) саклау буенча эшләргә 1984 ел нормативларыннан файдаланырга кирәк.


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Мәҗит Хаҗип улы Салихов: эре инвестицион проектларга аудит: үткәрү тәртибе.


9
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 6 августында Мәскәүдә 2018 ел өчен төзелеш комплексының иң яхшы проект, эзләнү һәм башка шундый ук профильле оешма исеме өчен XV Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Россия төзелеш комплексының 160 тан артык оешмасы һәм предприятиесе җиңүче булды.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

7 августта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» исеменә багышланган республика конкурсына йомгак ясалды.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә 2019 елның 15-16 августында Казанда «Ситуацион ярдәм күрсәтелү, инвалидларга һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәренә хезмәт күрсәтелү һәм аларны озатып бару» программасы буенча укулар оештыра.


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы индивидуаль исәпләү приборы сафтан чыккан очракта коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең хисаплау тәртибен аңлата. Шәхси исәпләү приборы – күпфатирлы йортның торак яки торак булмаган бинасына җибәрелә торган коммуналь ресурсның бөтен күләмен исәпкә алуны тәэмин итә торган үлчәү чарасы яки үлчәү чаралары җыелмасы.

2019 елның июлендә автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, торак пунктларда урам яктылыгын торгызу һәм светофор объектларын урнаштыру буенча республика һәм федераль программаларны үтәү кысаларында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе юл инфраструктурасы буенча 70 объектның проект һәм смета документларын тикшерде.


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы белән Россия Федерациясе буенча 2019 елның икенче яртыеллыгына торак урынның бер квадрат метр гомуми мәйдан бәясе нормативы, шулай ук 2019 елның III кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынының бер квадрат метр гомуми мәйданының уртача базар бәясе күрсәткечләре расланды.


2
август, 2019 ел
җомга

Экспертлар ярдәме формасында проект документларына экспертиза үткәрү тәртибен билгели торган РФ Хөкүмәте карары проекты басылып чыкты, ул түбәндәге үзгәрешләр кертүне күз алдында тота:

  • дәүләт экспертизасын үткәрү тәртибе (2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары);
  • дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрү тәртибе (2012 елның 31 мартында чыккан 272 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары);
  • экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрын формалаштыру кагыйдәләре (алга таба – ББДР) (2017 елның 24 июлендә чыккан 878 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International