Халык алдында технологик һәм бәяләр аудиты федераль максатчан программаларга кертелгән капиталь төзелеш объектларына һәм федераль максатчан программаларга кертелмәгән капиталь төзелеш объектларына карата инвестиция проектлары буенча үткәрелә.
382 номерлы карар белән эре категориядәге инвестицион проектларның бәяләр күрсәткечләре билгеләнде – бу аларның бәясе. 2018 елдан башлап технологик һәм бәяләр аудитының смета бәясе 1,5 млрд. сум һәм аннан да күбрәк булган капиталь төзелеш объектларына карата үткәрелә.
Халык алдында технологик һәм бәяләр аудиты, мәгълүматлары дәүләт серен тәшкил иткән инвестицион проектларга карата һәм түбәндәге очракларда үткәрелми:
►әгәр дә капиталь төзелеш объектларына карата кабат кулланыштагы икътисади яктан нәтиҗәле проект документлары кулланылса;
►капиталь төзелеш объектын проектлаштыру, төзү һәм файдалануга тапшыру буенча бер үк вакытта эшләрне башкару предметы булган һәм контракт төзү планлаштырыла торган объектның технологик һәм бәяләр аудиты үткәрелгән булса.
Моның турында тулырак мәгълүматны 2019 елның 02/2019 (9) номерлы II квартал «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының 15 – 19 битләрендә укыгыз.