7 августта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» исеменә багышланган республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсның оештыручылары булып ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе, «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалы, Татарстан Республикасының Төзүчеләр берлеге, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты чыкты.
Чараны, оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдереп һәм масштаблы бурычларны хәл итеп, төзелеш тармагының приоритеты булып квалификацияле хезмәткәрләр булуын һәм шулай булып калганын билгеләп, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Николай улы Кудряшев ачып җибәрде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов конкурсның перспективалары турында мәгълүмат бирде.
Конкурсның финалистларын бүләкләү тантаналы чарада шулай ук «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» федераль автоном учреждениесенең Казан филиалы башлыгы урынбасары Лилия Корбан кызы Сафиуллина, «Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге» үзеннән-үзе көйләнә торган оешма ассоциациясе контроль бүлегенең баш белгече Нәгыйм Харис улы Вәлиәхмәтов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелештә икътисад һәм эшмәкәрлек» кафедрасы мөдире Гөлсинә Мансур кызы Заһидуллина да котлады.
Конкурсның җиңүчесе – «Сетевая компания» ААҖ Казан электр челтәрләре филиалы смета бүлегенең 2 нче категорияле белгече Альбина Таһир кызы Хәйруллина булды. Ул «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы - 2019» фирма алтын значогы белән бүләкләнде.
II дәрәҗәдәге лауреат дипломына «КРЕДО» ҖЧҖ җитештерү-техник бүлеге инженеры Лилия Виктор кызы Анисимова лаек булды.
Конкурсның өченче урынын В.Д. Шашин исем. «Татнефть» ААҖ Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгенең икътисадый яктан тәэмин итү идарәсенең бәяләр һәм сметалар бүлеге экономисты Лилия Рушан кызы Шалфеева яулады.
Конкурста катнашучыларның барысы да катнашучы дипломнары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.