Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!
Төзелеш тармагы үсеш алуын дәвам итә һәм иң тотрыклы һәм динамик тармакларның берсе булып тора. Бай һөнәри тәҗрибәбез тупланса да, алда әле бурычлар күп. Без үсәргә, тормыш сыйфатын яхшырту өчен инновацияләр кертергә тиеш.
Хөрмәтле төзелеш тармагы ветераннары, хезмәттәшләр, сезгә ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар, башкарылган эшегездән канәгатьләнү, һәрвакыт бер адым алда булырга һәм яраткан эшебездә югары сыйфат планкасын саклап калуыгызны телим! Сез алтын кулларыгыз белән иҗат иткән бар нәрсә дә гасырлар буе торсын һәм үз матурлыгы һәм ышанычлылыгы белән кешеләрне сөендерсен.
Хөрмәт белән, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов