Исәпләү приборларын эксплуатацияләү срогы чыккач коммуналь хезмәтләр өчен түләү

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы индивидуаль исәпләү приборы сафтан чыккан очракта коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең хисаплау тәртибен аңлата. Шәхси исәпләү приборы – күпфатирлы йортның торак яки торак булмаган бинасына җибәрелә торган коммуналь ресурсның бөтен күләмен исәпкә алуны тәэмин итә торган үлчәү чарасы яки үлчәү чаралары җыелмасы.

Торак/торак булмаган бинага китерелә торган коммуналь ресурслар күләме үлчәү чараларының җыелмасы белән билгеләнгән вәзгыять килеп чыкканда, исәпләү приборын файдалануга тапшыру акты, тулаем алганда, башкаручы тарафыннан индивидуаль исәпләү приборы өчен төзелә.

«Индивидуаль исәпләү приборы турында» 2019 елның 1 июлендә чыккан 23537-СН/04 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International