2019 елның июлендә автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, торак пунктларда урам яктылыгын торгызу һәм светофор объектларын урнаштыру буенча республика һәм федераль программаларны үтәү кысаларында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе юл инфраструктурасы буенча 70 объектның проект һәм смета документларын тикшерде. ТР муниципаль берәмлекләрендә тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге эшләргә уңай бәяләмәләр бирелде:
Бирелгән бәяләмәләр реестры (2019 елның июле)
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма