«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУсен югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен диплом белән бүләкләделәр

2019 елның 9 августы, җомга

2019 елның 6 августында Мәскәүдә 2018 ел өчен төзелеш комплексының иң яхшы проект, эзләнү һәм башка шундый ук профильле оешма исеме өчен XV Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Россия төзелеш комплексының 160 тан артык оешмасы һәм предприятиесе җиңүче булды.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2018 ел өчен хәзерге икътисадый шартларда оешма эшчәнлегенең югары нәтиҗәлелегенә ирешкән өчен 2 нче дәрәҗә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасында федераль министрлыклар җитәкчеләре, Россия Федерациясе төбәкләре администрациясе вәкилләре, РТБ идарәсе әгъзалары һәм чараның башка катнашучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International