Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы белән Россия Федерациясе буенча 2019 елның икенче яртыеллыгына торак урынның бер квадрат метр гомуми мәйдан бәясе нормативы, шулай ук 2019 елның III кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынының бер квадрат метр гомуми мәйданының уртача базар бәясе күрсәткечләре расланды.
Россия буенча икенче яртыеллыкка торак урынның 1 кв. м гомуми мәйдан бәясе нормативы 45 133 сум тәшкил итә.