2020 елның 23 апрелендә чыккан 320 номерлы ТР Министрлар Кабинетының карары белән ТР территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча Региональ программаны тормышка ашыруның Кыска сроклы планына үзгәрешләр кертелде.
2020 елның 7-11 сентябрь көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә эш тәҗрибәсе булган сметчиклар өчен «Төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру» дигән көндезге квалификация күтәрү курслары үтәчәк.
2020 елның 13 июненнән «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 маддәсендәге 2 өлешенең 4 һәм 5 пунктларында күрсәтелгән объектларны гражданнар күпләп була торган объектларга кертү критерийлары турында» 2020 елның 10 апрелендә чыккан 198/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы гамәлгә керде, аның буенча проект документлары нигезендә объектта бер үк вакытта 50 һәм аннан да күбрәк кеше булырга мөмкин.
15 мең кв. м мәйданлы 2 катлы спорткомплекс Яшел Үзән районының Осиново авылы, Гагарин урамы буенча төзеләчәк. Бина халыкның барлык төркемнәре өчен дә мини-футбол, волейбол һәм баскетбол буенча укыту-тренировка дәресләрен үткәрү өчен билгеләнгән. Проект карарлары белән гомуми универсаль юллар урнаштыру, инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен үтемлелек тәэмин итү каралган.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге 2020 елның 19 июнендә «Үз белдеге белән төзелеш һәм хокукый нәтиҗәләр. Билгеләнгән таләпләргә туры китерү ысуллары һәм үзенчәлекләре» темасы буенча вебинар оештыра.
2020 елда Татарстан үзенең оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Бу безнең республика өчен истәлекле вакыйга. Күптән түгел экспертиза үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу мөһим вакыйгалар экспертлар белән туган республикабыз, һөнәри эшчәнлек белән бәйле истәлекле вакыйгалар һәм бу вакыт эчендә үтелгән юллар турында сөйләшү өчен менә дигән форсат булды.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдә сәнәгать объектларына карата дәүләти булмаган экспертизаны үткәрү: Алабугада базальт җепселләре заводын төзү проекты килештерелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча Региональ программа кысаларында дәүләт экспертизасын үткәрде.
Хөрмәтле коллегалар, дуслар, яраткан илебезнең гражданнары! «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән чын күңелдән котлыйм!
2020 елның май аенда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР Казан, Яр Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Түбән Кама, Нурлат, Тукай һәм Чистай муниципаль районнарында 41 төзү һәм капиталь ремонтлау өчен мәктәпкәчә, урта, югары белем бирү учреждениесенең, шулай ук иҗади үзәкләрнең һәм сәнгать мәктәпләренең проект һәм смета документларын карап үтте.