«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдә сәнәгать объектларына карата дәүләти булмаган экспертизаны үткәрү: Алабугада базальт җепселләре заводын төзү проекты килештерелде

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Заказ бирүчеләр «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдә дәүләти булмаган экспертизаны сайлый торган сәбәпләр:

  • теләсә нинди катлаулы объектларны карап үтәбез

  • РФнең теләсә кайсы төбәге белән gosekspertiza-rt.ru сайтындагы шәхси кабинет аша эшлибез

  • гарантияле югары сыйфатлы экспертиза – тәҗрибәләре 25 елдан артык булган экспертлар белән эш итү

  • дәүләт учреждениесенең бәяләмәсе

  • хезмәт күрсәтелүләрнең шәхси сроклары

  • түләүнең сыгылмалы шартлары

  • әзерлек буенча документларны бирү мөмкин

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ базальт өзлексез җепселле сәнәгать производствосының проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Экспертиза дәүләтнеке булмаган экспертиза формасында үткәрелде.

Завод ТР Алабуга районында «Алабуга» МИЗ территориясендә урнашкан. Җитештерү куәте елына 15 мең тонна тәшкил итә. Базальт җепселен алу өчен беренчел материал булып тау токымнарының вак ташы тора. Завод составына чимал әзерләү һәм җепселләр эшкәртү буенча биш цех, хуҗалык-көнкүреш һәм административ бүлмәләр, әзер продукция склады, компонентлар склады керә. Биналарның конструктив системасы – икейөзле бер катлы аркылыга-буйга рәвешендәге корыч рамнар-элемтә каркасы. Заводка чимал китерү тимер юл транспорты белән каралган.

Территорияне төзекләндерү үз эченә асфальт-бетон юллар һәм тротуарларны урнаштыру, яшелләндерү, кече архитектура формаларын урнаштыру, тышкы яктырту, автостоянкалар урнаштыру кебек эшләрне ала.

Проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре иминлек һәм ышанычлылык таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.

Өстәмә мәгълүматны +7 (843) 207-06-04 телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International