«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ КФЙ буенча капиталь ремонтның смета бәясенә экспертизаны тәмамлады

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча Региональ программа кысаларында дәүләт экспертизасын үткәрде.

Программа тулы күләмдә төгәлләнде. Быел экспертлар тарафыннан 1091 йортта капиталь ремонт эшләре буенча смета бәясенең дөреслеге турында уңай бәяләмәләр бирелде. Капиталь ремонт объектларының иң күп өлеше Казанда (278 йорт), Яр Чаллыда (213 йорт) һәм Түбән Кама районында (96 йорт) планлаштырылган. Республикабызның 240 мең тирәсе гражданына яшәү шартлары яхшыруны тәэмин итәчәкләр.

Капиталь ремонт буенча эшләр исемлегендә түбәндәге әйберләр планлаштырылган:

- түбә, фасад һәм фундамент ремонты;
- йорт эчендәге инженерлык электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу системаларын ремонтлау яки алыштыру;
- лифтларны алыштыру һәм лифт шахталарын ремонтлау;
- подъездларны ремонтлау;
- янгыннан саклау, вентиляция системасын ремонтлау.

Региональ программаның төп максатлары булып түбәндәге әйберләр тора:

- Татарстан Республикасында торак фондны саклау, торгызу һәм аның сыйфатын арттыру;
- гражданнарның имин һәм уңайлы яшәү шартларын тудыру;
- дәүләт ярдәме, күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча муниципаль ярдәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International