2020 елның май аенда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР Казан, Яр Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Түбән Кама, Нурлат, Тукай һәм Чистай муниципаль районнарында 41 төзү һәм капиталь ремонтлау өчен мәктәпкәчә, урта, югары белем бирү учреждениесенең, шулай ук иҗади үзәкләрнең һәм сәнгать мәктәпләренең проект һәм смета документларын карап үтте.
Тәкъдим ителгән проект һәм смета документлары билгеләнгән таләпләргә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
Бирелгән бәяләмәләр реестры (2020 елның май ае)
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма