Мәҗит Хаҗип улы Салихов Россия көне белән котлый!

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле коллегалар, дуслар, яраткан илебезнең гражданнары!

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм һәркайсыбызга якын. Чөнки җирдә иң яхшы урын – ул Ватан. Безнең йөрәкләребездә чиксез мәхәббәт, үз илебез өчен хөрмәт һәм горурлык. Россия – бай мәдәни һәм рухи мирасы булган уникаль ил, ул дөньяда һәм бер-беренә хөрмәт һәм ихтирам белән яшәүче күп кенә халыклар һәм диннәрне берләштерә.

Миллионлаган кешеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә илебез елдан-ел ныгый һәм үз казанышларын арттыра бара. Үз илеңә карата мондый ихлас мөнәсәбәт барлык сынауларны кичерергә мөмкинлек бирә, Россиябезнең көчен һәм куәтен ныгыта һәм җәмгыять файдасына яңа үрләр яуларга ярдәм итә.

Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм уңышлар телим. Илебездә тынычлык, иминлек булсын һәм чәчәк атсын ул. Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International