2020 елның май нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан 83 автомобиль юлы инфраструктурасының проект һәм смета документларына карата экспертиза үткәрелде.
«ТР экспертиза буенча вестнигы» журналында басма: Мәҗит Хаҗип улы Салихов «Миңа Татарстанда туарга, яшәргә һәм файдалы булырга бәхет елмайды».
«2020 елда Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» конкурсының 2 турына йомгак ясалды. Быел конкурста җиңү өчен утыз смета эше белгече ярыша. Тур кагыйдәләре буенча һәр катнашучы үзе, үзенең һөнәри юлы, конкурста катнашырга этәргеч ясаган мотивлар һәм кызыксынулар, мавыгулар, бүләкләр, хобби һ. б. турында презентация тәкъдим итте.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдә дәүләти булмаган экспертиза буенча хезмәтне алганда гамәлләр тәртибе.
Хөрмәтле коллегалар, әйләнә-тирә мохитне саклау белгечләре, экологлар! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән чын күңелдән котлыйм!
2020 елның июнендә гамәлгә керә торган ГОСТлар һәм КҖ.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге 2020 елның 25 - 26 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Инвалидларны һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен озата бару һәм объектта хезмәт күрсәтү» программасы буенча укулар оештыра.
2020 елның 1 июленнән смета нормативларына карата үзгәрешләр гамәлгә керә.
2020 елның 1 июненнән «Биналарның һәм корылмаларның яшелләндерелә һәм эксплуатацияләнә торган түбәләре. Техник һәм экологик таләпләр» 58875-2020 номерлы ГОСТ Р гамәлгә керде. Стандарт яшелләндерелә торган түбәләрне проектлаштыруга, төзүгә, РФ барлык климат зоналарындагы төрле функциональ билгеләнеше буенча биналар һәм корылмалар түбәләрендәге яшелләндерелгән һәм эксплуатацияләнә торган конструкцияләрне ремонтлауга, төзекләндерүгә һәм эксплуатацияләүгә карата тарала.
Кадерле укучыларыбыз! «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының яңа махсус чыгарылышы чыкты, без аны ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышладык. Бу республика өчен мөһим вакыйга 1920 елның 27 маенда күп кенә булачак үзгәртеп корылуларга нигез салды. Шул исәптән, төзелеш экспертизасы институтын формалаштыру өчен. Татарстан дәүләтчелеге барлыкка килү гасыры үтте. Республикабыз үткәннән бүгенге көнгә кадәр нинди юл үтте, һәм безнең өчен ТАССР төзелүнең йөз еллыгы нәрсә дигән сүз, шулай ук «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертларыннан күп кенә файдалы, актуаль һәм профессиональ мәгълүматларны журналның махсус чыгарылышында укыгыз.