15 мең кв. м мәйданлы 2 катлы спорткомплекс Яшел Үзән районының Осиново авылы, Гагарин урамы буенча төзеләчәк. Бина халыкның барлык төркемнәре өчен дә мини-футбол, волейбол һәм баскетбол буенча укыту-тренировка дәресләрен үткәрү өчен билгеләнгән. Проект карарлары белән гомуми универсаль юллар урнаштыру, инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен үтемлелек тәэмин итү каралган.
«Зеленодольск муниципаль районы Осиново авылында универсаль спорт залын төзү» объектының проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма