2020 елда Татарстан үзенең оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Бу безнең республика өчен истәлекле вакыйга. Күптән түгел экспертиза үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу мөһим вакыйгалар экспертлар белән туган республикабыз, һөнәри эшчәнлек белән бәйле истәлекле вакыйгалар һәм бу вакыт эчендә үтелгән юллар турында сөйләшү өчен менә дигән форсат булды.
Бу вакыт эчендә бик күп вакыйгалар булды, без үзгәрдек, республика үзгәрде. Туган ягыбыз көннән-көн чәчәк ата һәм тормышка ашырылган грандиоз проектлар белән гаҗәпләндерүдән һәм шаккатырудан туктамый. Монда – Татарстан Республикасында армый-талмый хезмәт итәргә һәм үз һөнәрләрен тормышка ашырырга әзер булган яңа планнары һәм талантлы белгечләре белән. Зур, катлаулы, әмма онытылмас кызыклы юл үтелде, ә алда яңа горизонтлар һәм казанышлар. Әмма нинди генә үзгәрешләр белән очрашсак та, иң мөһиме – туган һәм үскән урыныбызга карата мәхәббәт һәм рәхмәтебез – үзгәрешсез калачак.
«Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналы, № 01/2020 (12), 28 бит