ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актлары һәм кайбер актларының аерым нигезләмәләре үз көчләрен югалтуын тану турында» 2019 елның 31 декабрендә чыккан 1948 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары белән дәүләт экспертизасын үткәргәндә аның вакыты  һәм түләү күләме билгеләнде.

Программаның максаты – энергияне сак тоту һәм энергоэффективлы җиһазларны кертү хисабына электр энергиясен куллануны киметү, халыкның уңай яшәү шартларын тәэмин итү һәм урамнар яктыртуны норматив дәрәҗәгә җиткерү.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2014 елдан башлап «Иң яхшы сметчик» конкурсының Оештыру комитеты 180 нән артык катнашучыны кабул итте. Җиңүнең сере бармы икәнен һәм катнашучыларны конкурста катнашырга этәрүче мотивлар һәм кызыксындыру чаралары турында безнең экспертлардан белербез.

«Шәһәр төзелеше» төшенчәсенә «шәһәрләрне планлаштыру һәм төзү теориясе һәм практикасы» керә. Мондый формулировканы сүзлекләрдә, энциклопедияләрдә һәм белешмәлекләрдә табарга була. Терминның мәгънәсе аның исеменнән килеп чыга: шәһәр төзелеше – торак пунктларны булдыру.


14
февраль, 2020 ел
җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм «РосКапСтрой» ФАУ 2020 елның 7 апреленнән 12 апреленә кадәр Казанда проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза бәяләмәләрен әзерләү хокукына ия булган затларны аттестация алдыннан әзерлекле, шул исәптән смета бәясенең дөреслеген тикшерү өлешендә, Татарстан Республикасының эксперт оешмалары һәм башка кызыксынган затлар өчен квалификация күтәрү курслары оештыралар.

«Телесемь» журналында басма: булачак СМЕТЧИК һөнәре: тигезләр арасында иң яхшысы булырга.


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белем бирү үзәге 2020 елның 19 февралендә «2020 елда хезмәт законнарын үзгәртүне исәпкә алып, эшнең һәм хезмәт хакының бухгалтерлык исәбе» программасы буенча квалификация күтәрүне оештыра.

2020 елның гыйнвар аенда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР Казан, Яр Чаллы, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Спас, Тукай районнарында 32 белем бирү учреждениесен капиталь ремонтлау һәм техник яктан яңадан коралландыру буенча смета документларын карап үтте.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмәдә (2019 елның 31 декабрендә кертелгән үзгәрешләре белән 2007 елның 5 мартында чыккан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары) проект документлары, шул исәптән торак биналарны капиталь ремонтлау өчен булган капиталь ремонтлау өчен документлар объекттагы барлык эшләр комплексын колачламаса (мәсәлән, КФЙ капиталь ремонты), проект документлары эшләнмәгән очракта – смета бәясен тикшерү күләмендә дәүләт экспертизасын үткәрү өчен түләү күләме билгеләнмәгән.

«Бизнес-Онлайн» электрон эшлекле газетасында басма: «Бу азарт һәм яхшы танышулар»: 2020 елда «ТР иң яхшы сметчигы» исемен кем яулый?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International