«Бизнес-Онлайн» электрон эшлекле газетасында басма: «Бу азарт һәм яхшы танышулар»: 2020 елда «ТР иң яхшы сметчигы» исемен кем яулый?

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Конкурста яшь буенча чикләүләр юк, ә призерлар медальләр һәм дипломнар гына түгел, ә аттестацияләнгән профессионаллар реестрында язу да алачак

«Иң яхшы конкурсантлар фирма алтын значоклары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнә. Мин илнең барлык почмакларыннан сметчикларны катнашырга чакырам!»,— дип билгеләп үтте Салихов

БӨТЕН ИЛДӘН СМЕТЧИКЛАР КАТНАША АЛА

Гаҗәп, әмма бүген төзелеш өлкәсендә иң кирәкле белгечлекләрнең берсе — отделочник яки прораб түгел, ә сметчик. Эш шунда ки, бу өлкәдә профессионаллар күп түгел, шуңа күрә аларның һәркайсы өчен Татарстан һәм илнең зур компанияләре көрәшә. Әлеге һөнәрне популярлаштыру, үз белемнәренә бәя бирү, профессионаллардан тәҗрибә алу һәм көндәшлек рухын тою өчен, Татарстанда 7 нче тапкыр төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендәге белгечләр өчен «Иң яхшы сметчик» конкурсы үтәчәк.

Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе («ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ), «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ, «ТР Төзүчеләр союзы»  РООР һәм «КДАТУ» ФГБОУ ВО.

Конкурс турында өстәмә мәгълүмат:
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»):
+7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru
Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22
Тулырак мәгълүмат «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ сайтында

https://www.business-gazeta.ru/article/457240

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International