«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР урам яктылыгын торгызуның республика программасы буенча 38 уңай бәяләмә бирде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Программаның максаты – энергияне сак тоту һәм энергоэффективлы җиһазларны кертү хисабына электр энергиясен куллануны киметү, халыкның уңай яшәү шартларын тәэмин итү һәм урамнар яктыртуны норматив дәрәҗәгә җиткерү.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан Татарстан Республикасының Әлмәт, Лаеш, Минзәлә муниципаль районнарында 38 объектка карата яктырту оештыру буенча проект һәм смета документларына экспертиза үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.

Бирелгән бәяләмәләр реестры (2020 елның гыйнвар ае)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International