7 апрельдән 12 апрельгә кадәр «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм «РосКапСтрой» ФАУ Казанда экспертларга аттестация алдыннан әзерлекләрне үткәрәчәкләр

2020 елның 14 феврале, җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм «РосКапСтрой» ФАУ 2020 елның 7 апреленнән 12 апреленә кадәр Казанда проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза бәяләмәләрен әзерләү хокукына ия булган затларны аттестация алдыннан әзерлекле, шул исәптән смета бәясенең дөреслеген тикшерү өлешендә, Татарстан Республикасының эксперт оешмалары һәм башка кызыксынган затлар өчен квалификация күтәрү курслары оештыралар.

6 көн дәвамында дәүләт экспертлары тестка һәм телдән имтиханга әзерләнә алачак. Дәүләтнеке булмаган экспертлар өчен курсларның дәвамлылыгы 4 көн тәшкил итәчәк.

Белем алу нәтиҗәләре буенча «РосКапСтрой» ФАУ билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклыклары биреләчәк.

Мондый курслар 2019 елның сентябрендә Хабаровск шәһ. уңышлы итеп үткәрелде.

(!) Катнашу өчен гаризалар 2020 елның 31 мартына кадәр g.leysen@proff-standart.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат артыннан +7 (843) 272-65-60, +7 (960) 043-43-44 телефоннары аша мөрәҗәгать итегез.

Завяка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International