«Иң яхшы сметчик» конкурсында җиңүнең төп сере ачылды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

2014 елдан башлап «Иң яхшы сметчик» конкурсының Оештыру комитеты 180 нән артык катнашучыны кабул итте. Җиңүнең сере бармы икәнен һәм катнашучыларны конкурста катнашырга этәрүче мотивлар һәм кызыксындыру чаралары турында безнең экспертлардан белербез.

«Быел җиңүчеләр арасында узган конкурсларда бераз уңышлары җитмәгәннәрне дә күрергә өметләнәбез. Конкурста ел саен, үз осталыкларын камилләштереп, катнашырга мөмкин. Һичшиксез, конкурста элегрәк катнашканнарның яңа катнашучылар алдында өстенлекләре бар. Чөнки конкурста күрсәтергә кирәк булган һөнәри белемнәрдән тыш, һичшиксез, яңа конкурсантларда булган дулкынлану хисен дә вакытында җиңеп чыгарга кирәк. Әгәр барлык шикләрне дә артта калдырып, үз-үзеңне көйли һәм үз алдыгызга максат куя алган очракта, җиңү сезнең якта булачак», – дип хәбәр итте конкурсның Оештыру комитеты әгъзасы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе.

«Һәр катнашучыны без шәхсән беләбез. Без аларны конкурс дәвамында хуплыйбыз һәм һәрберсе җиңүгә лаек дип ышанабыз. Аларның һәркайсы – үз эшенең профессионалы һәм һөнәри казанышлары, тормышка карашлары һәм, әлбәттә, үз һөнәрләренә гашыйк булган уникаль шәхес», – дип билгеләп үтә конкурсның Оештыру комитеты әгъзасы Ләйсән Иршат кызы Габделкабирова, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге директоры.

_______________________________________________________________

Катнашу өчен заявкалар 2020 елның 1 мартына кадәр кабул ителә. Конкурска йомгак ясаганда заявканы бирү вакыты исәпкә алыначак.

Конкурс өч этапта үткәрелә:

I тур – читтән торып (2020 елның 1 апреленнән 5 апреленә кадәр)

II тур – читтән торып (2020 елның 5 апреленнән 15 маена кадәр)

III тур – көндезге тур (2020 елның 10 июне). Катнашучыларны бүләкләү 2020 елның 10 августында булачак һәм Төзүчеләр көненә туры китереләчәк.

Теркәлү взносы: 1 катнашучы өчен 5000 сум (ӨБС салынмый).

Конкурс турында тулырак мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 8-960-043-43-44, info@proff-standart.ru, gosekspertiza-rt.ru, www.proff-standart.ru сайтларында.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International