«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актлары һәм кайбер актларының аерым нигезләмәләре үз көчләрен югалтуын тану турында» 2019 елның 31 декабрендә чыккан 1948 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары белән дәүләт экспертизасын үткәргәндә аның вакыты һәм түләү күләме билгеләнде.
Дәүләт экспертизасын үткәрү вакыты 42 эш көненнән дә артмаска тиеш.
30 эш көне дәвамында дәүләт экспертизасы үткәрелергә тиеш.
Торак капиталь төзелеш объектларына карата проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасы 20 эш көненнән дә артмаган дәвамда үткәрелә.
Кәгазьдә әзерләнгән расланган бәяләмәнең күчермәсен (аның дубликаты урынына) бирү каралган, шул ук вакытта мондый күчермәне бирү вакыты 7 эш көне күләмендә билгеләнә.