«Шәһәр төзелеше» төшенчәсенә «шәһәрләрне планлаштыру һәм төзү теориясе һәм практикасы» керә. Мондый формулировканы сүзлекләрдә, энциклопедияләрдә һәм белешмәлекләрдә табарга була. Терминның мәгънәсе аның исеменнән килеп чыга: шәһәр төзелеше – торак пунктларны булдыру.
Шәһәр төзелеше – шәһәрләрне планлаштыру һәм төзү теориясе һәм практикасы; функциональ-практик (икътисади, демографик, төзелеш-техник, санитар-гигиена) һәм эстетик (архитектура-сәнгать) бурычларны комплекслы рәвештә хәл итә торган архитектура һәм төзелеш өлкәсе. Шәһәр төзелешенең максатлары – халыкның яшәү шартлары, җитештерү, фән, мәдәният, коммуналь хуҗалык объектларының эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук экологик яктан чиста һәм эстетик яктан аңлы шәһәр тирәлеген формалаштыру һәм саклау.
(Россиянең зур энциклопедиясе.
Авторлар: В. Ф. Касьянов, А. Н. Шукурова)
«Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналы, № 04/2019 (11), 44 бит