2020 елның гыйнвар аенда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР Казан, Яр Чаллы, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Спас, Тукай районнарында 32 белем бирү учреждениесен капиталь ремонтлау һәм техник яктан яңадан коралландыру буенча смета документларын карап үтте.
Ремонт эшләре мәктәпләрдә, техникумнарда, көллиятләрдә, мәгариф үзәкләрендә һәм колледжларның тулай торакларында башкарылачак.
Тәкъдим ителгән смета документлары билгеләнгән таләпләргә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
Бирелгән бәяләмәләр реестры (2020 елның гыйнвар ае)
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма