Россия Федерациясе Хөкүмәте 2018 - 2020 елларга РФ икътисад тармакларында көндәшлек үсеше һәм табигый монополияләрнең аерым өлкәләрен табигый монополия халәтеннән көндәшлек базарына күчерү буенча чаралар планын раслады.
2018 елның 20 июль көненнән башлап проект документларына дәүләт экспертизасын үткәргән вакытта җирләргә рекультивация һәм консервация үткәрү тәртибен билгеләүче «Җирләргә рекультивация һәм консервация үткәрү турында» 2018 елның 10 июлендә чыккан 800 номерлы РФ Хөкүмәте Карары гамәлгә керде.
2018 елның 8 июнендә чыккан 25016-АГ/08 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хаты нигезендә 2017 елның 1 июленнән башлап капиталь төзелеш объектларына карата инженерлык эзләнүләр, архитектура-төзелеш яктан проектлаштыру, төзү, төзекләндерү, капиталь ремонт эшләре белән шөгыльләнергә рөхсәт ителми.
«Тулай тораклар һәм хостеллар. Проектлаштыру кагыйдәләре» кагыйдәләр җыелмасының раслануы турында» 2018 елның 5 июнендә чыккан 333/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы боерыгы нигезендә КҖ 379.1325800.2018 яңа кагыйдәләр җыентыгы расланды.
Затны төзелеш өлкәсендәге белгечләрнең милли реестрына керткәндә аның инженерлык эзләнүләр яки архитектура-төзелеш проектлаштыру өлкәсендә белем бирү һәм фәнни оешмаларында җыелган хезмәт стажы исәпкә алына.
«Төзелеш ресурслары классификаторына үзгәрешләр кертелүе турында» 2018 елның 8 августында чыккан 509/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы боерыгы нигезендә төзелеш ресурслары классификаторына үзгәрешләр кертелде.
Россиянең төзелеш Министрлыгы тарафыннан 2018 елның 1 июленә кадәр төзелешкә рөхсәтләр алган төзүчеләргә карата, шулай ук вәкаләтле банклар белән түләүләрнең билгеләнүен һәм күләмен туры китерү буенча контрольны башкару турында аңлатмалар бирелде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе капиталь ремонтка карата сметалар төзү буенча семинар-брифинг үткәрәчәк.
Газ бүлү һәм газ куллану, җылылык генераторлары һәм котельныйлар челтәрләрен проектлаштырган вакытта кайбер документларга таянып эш итәргә кирәк.
Бүген Балтач ш.т.б. уздырылган «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясенә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе булышлык күрсәтте.