Белгечләрне милли реестрга кертү тәртибе билгеләнгән

2018 елның 24 августы, җомга

Затны төзелеш өлкәсендәге белгечләрнең милли реестрына керткәндә аның инженерлык эзләнүләр яки архитектура-төзелеш проектлаштыру өлкәсендә белем бирү һәм фәнни оешмаларында җыелган хезмәт стажы исәпкә алына.

Исегезгә төшерәбез, РФ ХК 195.1 статьясы нигезендә хезмәткәрнең квалификациясе – хезмәткәрнең белем, сәләтләр, профессиональ осталыклар һәм  эш тәҗрибәсе дәрәҗәсе. Төзелеш өлкәсендә һөнәр, белгечлек яки әзерлек юнәлеше буенча гомуми хезмәт стажы һөнәри хезмәт эшчәнлеген башлаганнан бирле исәпләнә.

«Җитәкчеләр, белгечләр һәм башка хезмәткәрләр вазыйфаларының Квалификация белешмәсе раслануы турында» 1998 елның 21 августында чыккан 37 номерлы РФ хезмәт Министрлыгы карары нигезендә проект, конструкторлык, технологик һәм тикшеренү оешмаларының проектлар буенча баш инженерлары һәм проектлар буенча баш архитекторлары вазыйфалары өчен квалификациягә, шул исәптән тиешле белем өлкәсендә проектлаштыру яки фәнни-педагогик эш буенча хезмәт стажына карата таләпләр билгеләнгән.

Шул рәвешле, инженерлык эзләнүләр яки архитектура-төзелеш проектлаштыру өлкәсендәге төзелеш өлкәсенең белем бирү яки фәнни оешмаларында белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча эш билгеләнгән квалификацияле хезмәткәр тарафыннан гына үтәлә ала һәм тиешле эшчәнлек өлкәсендә аның тарафыннан эш тәҗрибәсен алуны тәэмин итә. Эшләгән вакыт физик затның РФ Шәһәр төзелеше кодексының 55.5-1 статьясындагы 6 өлешенең 3 пункты белән билгеләнгән төзелеш өлкәсендә һөнәр, белгечлек яки әзерлек юнәлеше буенча гомуми хезмәт стажы булуы турында таләпләргә туры килүен билгеләгәндә исәпкә алынырга мөмкин.

«Төзелеш өлкәсендә һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлеше буенча хезмәт стажы турында» 2018 елның 31 июлендә чыккан 32962-ХМ/02 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International