Җирләрне рекультивацияләгәндә һәм консервацияләгәндә дәүләт экспертизасын үткәрү тәртибе билгеләнгән

2018 елның 28 августы, сишәмбе

2018 елның 20 июль көненнән башлап проект документларына дәүләт экспертизасын үткәргән вакытта җирләргә рекультивация һәм консервация үткәрү тәртибен билгеләүче «Җирләргә рекультивация һәм консервация үткәрү турында» 2018 елның 10 июлендә чыккан 800 номерлы РФ Хөкүмәте Карары гамәлгә керде.

Рекультивация һәм консервация үткәрү кагыйдәләре проектны расланганчыга кадәр үтәргә кирәкле булган процедураларны билгели:

  • килештерү;
  • дәүләти экология экспертизасы;
  • проект документлары кысаларында капиталь төзелеш объектының төзелешенә, реконструкциясенә карата проектны әзерләү.

Кагыйдәләрнең 10 пункты, РФ Шәһәр төзелеше кодексының 48 статьясындагы 12 өлеше нигезендә җирләрне рекультивацияләү проекты капиталь төзелеш объектының төзелешенә, реконструкциясенә карата проект документлары составында әзерләнә, әгәр мондый төзелеш, реконструкцияләү авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең деградациясенә һәм (яки) җирләрнең уңдырышлылыгын киметүгә китергән, шулай ук проект документлары белән сүтелгән капиталь төзелеш объектының урынында яңа капиталь төзелеш объекты төзелә торган җирләрнең рекультивациясе күздә тотылган очракларда.

Кагыйдәләрнең 15 – 23 пунктлары нигезендә, җирләрне әзерләү буенча проект документлары составында башкарыла торган рекультивацияләү проекты дәүләти яки муниципаль милеккә кергән җир кишәрлекләрен бирүгә вәкаләтле булган милекчеләр, арендаторлар, җирләргә ия булучылар, җирләр белән кулланучылар, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан килештерүгә һәм раслауга дучар ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International