2018 елның 13 сентябрь көнендә башкарма хакимият органнары, подрядчы оешмалары, торак-коммуналь комплексы оешмалары җитәкчеләрен һәм белгечләрен, һәм капиталь ремонт программасында катнашучыларны «Капиталь ремонтка карата сметалар төзү. Эчтәлеккә төп таләпләр һәм капиталь ремонт объектлары өчен типик искәрмәләр исемлеге» темасына семинарда катнашырга чакырабыз.
Семинарда спикерлар булып чыгыш ясыйлар: «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең төзелештә бәя кую буенча Региональ үзәк һәм Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе белгечләре.
Бер тыңлаучыга катнашу бәясе: семинарда катнашу турында сертификат бирү белән (8 ак.сәг.) – 3 900 сум, квалификацияне арттыру турында таныклык бирү белән (16 ак.сәг.) – 5 000 сум (ӨКС салынмый).
Укыту бәясенә мәгълүмати-методик материаллар комплекты, иртәнге кофе-брейк һәм төшке аш керә.
Семинарда катнашу өчен заявканы www.proff-standart.ru сайтында алырга һәм info@proff-standart.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.
Семинарны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22.
Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru.