Бүген Балтач ш.т.б. уздырылган «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясенә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе булышлык күрсәтте. Мәктәп кирәк-яракларын 11 беренче сыйныф укучысы һәм 24 өлкән сыйныф укучысы алды.
«Безнең уртак тырышлыгыбыз белем алу өчен уңайлы шартлар булдыруына һәм безнең балаларыбызның уңышлы киләчәге өчен мөмкинлекләр ачачагына ышанам. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында балалар инфраструктурасын үстерү буенча бик күп эшләр алып барыла. Ел саен безнең учреждение тарафыннан йөзләгән мәктәпләрне, балалар бакчаларын, спорт учреждениеләрен, паркларны һәм скверларны төзү һәм төзекләндерү буенча проектлар каралып үтә. Мондый проектлар өстендә эшләүгә без аеруча җаваплы итеп карыйбыз. Балаларның үз талантларын һәм сәләтләрен үстерергә мөмкинлеге барлыкка килсен өчен хәвеф-хәтерсез һәм ышанычлы мохитне булдыру – безнең бурычыбыз», – дип хәбәр итте Мәҗит Хаҗип улы Салихов.
Мәктәп портфеленең комплект составы традицион булып кала: канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен товарлар.
«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» Республикакүләм хәйрия акциясе Татарстан Республикасында 2007 елдан бирле үткәрелә. Соңгы елларда акция кысаларында 165 мең бала 211 млн. сумга иганәчелек ярдәмен алды.