Тулай торакларны һәм хостелларны проектлаштыру буенча яңа кагыйдәләр җыентыгы расланды

2018 елның 24 августы, җомга

«Тулай тораклар һәм хостеллар. Проектлаштыру кагыйдәләре» кагыйдәләр җыелмасының раслануы турында» 2018 елның 5 июнендә чыккан 333/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы боерыгы нигезендә яңа, төзекләндерелә торган һәм  капиталь ремонтлана торган торакларны һәм хостелларны проектлаштыру буенча КҖ 379.1325800.2018 яңа кагыйдәләр җыентыгы расланды.

Боерык 2018 елның декабрь аенда гамәлгә керәчәк.

Кагыйдәләр җыелмасының нигезләмәләре түбәндәге әйберләргә карата таләпләр билгели:

  • тулай тораклар һәм хостеллар җир кишәрлекләрен планлаштыру ягыннан оештыруга;
  • күләм-планлаштыру һәм конструктив карарларга;
  • конструкцияләрнең озак елларга чыдамлылыгын һәм ремонт эшләренә яраклылыгын булдыруга;
  • янгыннан саклауны тәэмин итүгә;
  • инженер-техник җиһазларга;
  • энергетика ресурсларының нәтиҗәле кулланышына;
  • бүлмәләрнең эчке микроклиматын тәэмин итүгә;
  • эчке мохиткә.

Документның таләпләрен куллану – объектларның иминлек һәм уңайлылык, конструкцияләрнең, инженерлык системаларының ышанычлылык,  шулай ук комплекслы иминлекне тәэмин итү дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International