«Аккредитацияләнгән лабораторияләр тарафыннан инженер-экологик эзләнүләрне үткәрү мәсьәләсе буенча 2015 елның 13 мартында чыккан 6935-АБ/08 номерлы Россиянең төзелеш Министрлыгы хатын тулыландыру турында» 2018 елның 8 июнендә чыккан 25016-АГ/08 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хаты нигезендә үзен-үзе җайга сала торган оешма тарафыннан объектларның иминлегенә йогынты ясаучы, билгеләнгән эш төренә яки төрләренә рөхсәт турындагы бирелгән таныклык нигезендә 2017 елның 1 июленнән башлап капиталь төзелеш объектларына карата инженерлык эзләнүләр, архитектура-төзелеш яктан проектлаштыру, төзү, төзекләндерү, капиталь ремонт эшләре белән шөгыльләнергә рөхсәт ителми.
Документ нигезендә, төзүче, техник заказчы яки дәүләти яисә муниципаль милектә булган җирләрне яки җир кишәрлекләрен куллануга рөхсәт алган зат белән төзелгән инженерлык эзләнүләрнең үтәлеше турындагы килешүләр буенча эшләр үзен-үзе җайга сала торган оешмалар әгъзалары булып торган шәхси эшмәкәрләр яки юридик затлар тарафыннан үтәлергә тиеш. Башка затлар белән төзелгән инженерлык эзләнүләрне үткәрү турындагы килешүләр буенча эшләр мондый үзен-үзе җайга сала торган оешмалар әгъзалары булмаган затлар тарафыннан үтәлергә мөмкин.
Шулай ук «Радиацион куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә торак йортларның, җәмәгать һәм җитештерү билгеләнешендәге биналар һәм корылмаларның төзелеше өчен җир кишәрлекләренең радиацион контроле һәм аларны санитар-эпидемиологик яктан бәяләү» 2.6.1.2398-08 номерлы МК кулланышы каралган: әлеге методик күрсәтмәләр торак, җәмәгать һәм җитештерү биналары һәм корылмалары төзелеше өчен исәпләнгән, җир кишәрлекләренең радиацион куркынычсызлык күрсәткечләре буенча радиацион контрольне һәм санитар-эпидемиологик яктан бәяләүне оештыруга һәм үткәрүгә карата таратыла.