ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2019 елдан башлап Татарстанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча яңа программа старт ала, аңа пляжларны җиһазлау буенча яңа программа кертеләчәк.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан 21 парк һәм скверның смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрелде.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!

2018 елның 4 октябрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенә буйсынучы «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге Балтач штб өлкән буын кешеләре өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча бушлай семинар оештырды.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Экспертиза уздыру өчен электрон документларлар форматына таләпләр: 2017 елның 12 маенда чыккан 783 номерлы Россия төзелеш Министрлыгының боерыгы.

2018 елның сентябрь аенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 132 объектның капиталь ремонт смета бәясенең дөреслегенә тикшерү үткәрделәр.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 11-12 октябрь көннәрендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Төзелеш өлкәсен техник җайга салу һәм шәһәр төзелеше законнары өлкәсендә төп үзгәрешләр» темасы буенча квалификация күтәрү курслары үткәрәчәк.

«2018 елның III кварталында төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, сафка кертелә торган эшләрнең үзгәреш индекслары һәм җиһазларның фаразланган индекслары турында» 2018 елның 1 октябрь көнендә чыккан 40178-ЛС/09 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хаты белән 2018 елның III кварталына төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары гамәлгә кертелде.

2 октябрь көнне Балтач районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне районның мактаулы гражданнарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән Балтач районы кураторы – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов котлады.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 24 октябрь көнендә «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә «Бизнес-сөйләшүләр: уздыруның тулы технологиясе» тренингы узачак, аны 1 класслы юстиция киңәшчесе, третей суды судьясы, дебитор бурычы белән идарә итү программаларын гамәлгә кертү буенча эксперт – Матвеев Александр Владимир улы (Мәскәү шәһәре) үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International