Экспертиза уздыру өчен электрон документларлар форматына таләпләр: 2017 елның 12 маенда чыккан 783 номерлы Россия төзелеш Министрлыгының боерыгы

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 гыйнварыннан башлап дәүләт экспертизасы һәм смета бәясенә тикшерү үткәрер өчен кирәкле булган, дәүләт серен тәшкил итә торган  мәгълүмат белән тутырылган документлардан кала, барлык документлар да электрон документлар формасында тәкъдим ителергә тиеш.

2017 елның 26 сентябреннан башлап проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасы, шулай ук  төзелешнең смета бәясен дөрес итеп билгеләү өчен кирәкле булган электрон документларлар форматына яңа таләпләр кертелде.

Тиешле xml-схемалар Россия Төзелеш министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылганнан соң өч ай узгач гамәлгә кертелә.

Россия Төзелеш министрлыгының рәсми сайтында кулланылырга тиешле булган xml-схемалар булмаган очракта электрон документлар түбәндәге форматта тапшырыла:

  • doc, docx, odt – формулаларсыз булган текст эчтәлекле документлар өчен;
  • pdf – текст эчтәлекле, шул исәптән формулалар һәм (яки) график формулалар булган, шулай ук график эчтәлекле документлар өчен;
  • xls, xlsx, ods – сводка чыгымнарын, төзелешнең смета бәясен исәпләү, объект сметаларын исәпләү (сметалар), локаль сметаларын исәпләү (сметалар), аерым төр чыгымнарның  сметаларын исәпләү өчен.

Шул ук вакытта мондый документларны формалаштыру нигезендә кайбер таләпләр каралган:

  • документлар кәгазьдә сканерлау ысулын исәпкә алмыйча формалашырга тиеш;
  • һәркайсы үз эченә текст эчтәлекле һәм график мәгълүматны алган бер яки берничә файллардан торырга тиеш;
  • әгәр текст график сурәтнең бер өлеше булмаса, документлар текст эчтәлеге буенча эзләү һәм текстны копияләү мөмкинлеге белән тәэмин ителергә тиеш;
  • документлар эчтәлек (структуралап урнашкан өлешле, бүлекле, бүлекчәле мәгълүмати документлар өчен), эчтәлек һәм (яки) тексттагы рәсемнәр һәм таблицалар буенча күчү мөмкинлеге белән тәэмин ителгэн билгеләр белән булырга тиеш;
  • документлар проект документның һәрбер бүлеге (бүлекчәсе) өчен, исемендә бүлекнең, бүлекчәнең тәртип номеры күрсәтмәсе һәм  «ПД №  бүлеге», шулай ук «ПД №  бүлекчәсе» сүзләре белән (бүлекнең составында булган бүлекчә өчен) формалашырга тиеш;
  • документлар 80 мегабайт чик күләменнән артып китәргә тиеш түгел (чик күләменнән узган очракта документ  берничә өлешкә бүленә, һәрбер файлның исеме «Фрагмент» сүзе һәм бүленеш вакытында нәтиҗәгә килгән файлның тәртип номеры  белән тулыландырыла).

Тәкъдим ителә торган электрон документлар көчәйтелгән квалификацияле имза ярдәмендә Россия Федерациясенең законнары таләпләренә буйсынган, кул куярга вәкаләткә ия булган затлар тарафыннан имзаланган булырга тиеш.

«Проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын һәм төзелешнең, тергезүнең, капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлау буенча смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүе өчен тәкъдим ителә торган электрон документларлар форматына таләпләрне раслау турында» 2017 елның 12 маенда чыккан 783 номерлы Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының боерыгы

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе заказ бирүчеләр өчен электрон документларлар форматына таләпләрне аңлату буенча махсус семинарлар үткәрә.

Укыту атна саен җомга көннәрендә сәгать көндезге 10нан алып 12гә кадәр үткәрелә: 2018нче ел – 5, 19 октябрь; 2, 16, 30 ноябрь; 14, 21 декабрь. Укуда катнашу түләүсез. Семинар буенча заявканы +7 (843) 253-75-49 телефон номеры яки info@proff-standart.ru электрон почта буенча җибәреп була.

Укытуны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» уку-укыту үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22нче йорт.

Заявка бирү бланкы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International