Мәҗит Хаҗип улы Салихов Укытучылар көне белән котлый!

2018 елның 5 октябре, җомга

Хөрмәтле укытучылар, педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!

Бәһасез, кирәкле хезмәтегез, энтузиазм, күңел байлыгыгыз, һөнәри юлда нык торуыгыз өчен рәхмәтләремне кабул итегез. Сездә үз һөнәрегезгә карата булган кызыксыну беркайчан да сүнмәсен, ә башыгызда беркайчан да яңа идеяләр, яңа максатлар, яңа планнар тәмамланмасын. Сезгә ныклы сәламәтлек, шәхси тормышыгызда уңышлар һәм үзегез, укучыларыгыз яулаган һөнәри уңышлардан һәм казанышлардан сөенечләр телим. Бәйрәм белән сезне, кадерле һәм яраткан укытучыларыбыз!

Хөрмәт белән, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International