2019 елдан башлап Татарстанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча яңа программа старт ала, аңа пляжларны җиһазлау буенча яңа программа кертеләчәк.
2018 елның сентябрь аенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе пляжларны төзекләндерү буенча смета бәясенә экспертиза үткәрде һәм ике уңай бәяләмәле карар бирде:
Киләсе елдан пляж ял итү культурасы белән җитди шөгыльләнергә, шулай ук ял итү нокталарында куркынычсызлыкны тәэмин итү планлаштырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 15 ачык пляж һәм 298 җиһазландырылмаган массакүләм коену урыны бар, шуларның 59ы пляж ясарга мөмкинлек бирә. Якындагы биш елда паркларны төзекләндерү программасы буенча тәкъдим ителгән 59 пляждан 18е булдырылачак.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма