2018 елның 11-12 октябрь көннәрендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Төзелеш өлкәсен техник җайга салу һәм шәһәр төзелеше законнары өлкәсендә төп үзгәрешләр» темасы буенча квалификация күтәрү курслары үткәрәчәк.
Максатчан аудитория: проект һәм төзелеш оешмалары, сынау үзәкләре һәм лабораторияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, төзелеш материаллары белән тәэмин итүчеләр, экспертиза һәм төзелеш күзәтчелеге органнары, юридик бүлек белгечләре.
Төп лектор булып «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең экспертиза хезмәте җитәкчесе Тамара Сальникова чыгыш ясый.
Уку бәясе: бер тыңлаучыга 7 800 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый). Укыту азагында 72 академик сәгатькә билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә. Бәягә укыту-методик материаллар комплекты керә.
Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.
Укуларны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» өстәмә һөнәри белем бирү автоном коммерцияле булмаган оешма, Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 22нче йорт.