«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе капиталь ремонт буенча сентябрь аенда 132 уңай бәяләмәле карар бирде

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның сентябрь аенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 132 объектның капиталь ремонт смета бәясенең дөреслегенә тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге объектлар буенча уңай бәяләмәле карарлар бирелде:

  • Казанда, Яр Чаллыда, ТР Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарында урнашкан 107 социаль билгеләнештәге объект;
  • Казанда, Яр Чаллыда, ТР Баулы районында урнашкан12 күпфатирлы йорт;
  • ТР Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Чүпрәле, Мамадыш, Яңа Чишмә, Чистай районнарында урнашкан 10 газ куллану объекты;
  • ТР Азнакай һәм Спас районнарында урнашкан су үткәрү һәм су белән тәэмин итүче 2 объект;
  • гражданнарның коммерцияле булмаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләрен электр белән тәэмин итүче 1 объект.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International