«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе оешмага профстандартларны кертү буенча курслар үткәрә

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

2019 елның 21 февраленнән 1 мартына кадәр «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Оешмага һөнәри стандартларны кертү» квалификация күтәрү курсларын оештыра.

Катнашырга чакырабыз: кадрлар бүлеге, секретариат, канцелярия җитәкчеләрен, белгечләрен, офис-менеджерларны, эш башкаручыларны.

Төп лектор булып «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары һөнәри белем алу федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Инновацияләр белән идарә итү институтының «Социаль эш, педагогика һәм психология» кафедрасы доценты, хезмәт хокукы һәм кадрлар эше буенча консультант – Татьяна Сергей кызы Абранина чыгыш ясый.

Белем алу программасы кысаларында комплекслы рәвештә түбәндәге темалар каралып үтә:

  • һөнәри стандартларны гамәлгә кертүнең хокукый аспектлары;
  • һөнәри стандартларга күчү буенча әзерлек эшләре алгоритмы;
  • кабул ителгән һөнәри стандартлар кертелүгә бәйле рәвештә предприятиедәге кадрлар процедуралары һәм аларның үзгәрешләре;
  • һөнәри стандартлар таләпләрен исәпкә алып кадрлар резервын формалаштыру тәртибе һ. б.

Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 12 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә керә: сәламләү кофе-брейкы, материаллар комплекты.

Укулар тәмамлангач, билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә.

Курсларны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт, ауд. 106.

(!) Укуларда катнашу өчен заявкалар 2019 елның 20 февраленә кадәр кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, +7 (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Курслар программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International