Казанда, Алабугада һәм Лениногорскида яңа торак йортлар төзеләчәк

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Казанда, Алабугада һәм Лениногорскида күпкатлы торак йортлар төзелешенә карата проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Тәкъдим ителгән документлар техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.

Казанның Совет районында Губкин урамы буенча тугыз катлы яңа йорт барлыкка киләчәк. Объект тигез катлы өч секциядән тора. Проект белән торак йортның беренче катында урнашкан офис бүлмәләре каралган. Икенче каттан тугызынчы катка кадәр фатирлар урнашачак. Шулай ук 81 машинага исәпләнгән йорт яны парковкасы да бар.

Лениногорскиның 7 нче микрорайонында ун катлы яңа йорт төзеләчәк. 120 фатирга исәпләнгән объект ике секциядән тора. Торак йортның беренче катыннан унынчы катына кадәр торак һәм торак булмаган биналар проектланган. Торак йортның подвал катында техник биналар урнаштыру каралган.

Шулай ук Бакый Урманче урамы буенча Алабуганың 4 һәм 5 микрорайоннар районында яңа торак йорт барлыкка киләчәк. Проект үз эченә ун катлы бинаны, биш секцияне, даими һәм вакытлыча саклау урынлы 208 парковка урынын һәм кунак автостоянкаларында 57 парковка урынын ала.

Барлык торак йортлар территорияләрен төзекләндерү – асфальт-бетон юллар һәм стоянкалар, тротуарлар, балалар, спорт мәйданчыклары һәм ял мәйданчыклары урнаштыру, территорияне яшелләндерү эшләрен күздә тота. Мәйданчыкларны, кулланучыларның функциональ билгеләнешен һәм яшь категорияләрен исәпкә алып, кече архитектура формалары белән җиһазландыру каралган.

Проект карарлары белән халыкның барлык категорияләре: сәламәт, инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен билгеләнгән парковка урыннарын, хәрәкәтнең гомуми универсаль юлларын урнаштыру каралган.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International