2019 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 3 августында чыккан 342-ФЗ номерлы РФ Федераль законы нигезендә проект документларына экспертиза үткәрү үз эченә РФ бюджет системасы бюджетлары акчаларын, РФ, РФ субъектлары, муниципаль берәмлекләр белән булдырылган юридик затларның, устав (склад) капиталларында РФ, РФ субъектларының, муниципаль берәмлекләрнең өлеше 50% тан артык санны тәшкил итүче юридик затларның акчаларын җәлеп итеп финанслана торган смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерүне ала.
РФ Шәһәр төзелеше кодексының 49 маддәсендәге 11 өлеше нигезендә күрсәтелгән нормаларны гамәлгә ашыру өчен РФ Хөкүмәте тарафыннан проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрү кысаларында тиешле объектлар төзелеше буенча смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерүне гамәлгә ашыру тәртибе билгеләнергә тиеш.
Күрсәтелгән тәртипне билгеләүче РФ Хөкүмәтенең норматив акты гамәлгә кергәнче, проект документларына дәүләт экспертизасы, шул исәптән объектларның төзелеш смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү, «Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында» 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы РФ Хөкүмәте Карары һәм «Финанслануы Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары акчаларын, Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъектлары, муниципаль берәмлекләр белән булдырылган юридик затларның, устав (склад) капиталларында Россия Федерациясенең, Россия Федерациясе субъектларының, муниципаль берәмлекләрнең өлеше 50 проценттан артык санны тәшкил итүче юридик затларның акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелеш объектларының төзелешенә, үзгәртеп корылуына, капиталь ремонтлануына, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен) саклап калу буенча эшләргә карата смета бәясен билгеләүнең дөреслегенә тикшерү үткәрү тәртибе турында» 2009 елның 18 маенда чыккан 427 номерлы РФ Хөкүмәте Карары Нигезләмәләре нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш.