Азнакайда теннис уены өчен мәйданчык төзеләчәк

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Азнакай шәһәрендә теннис уены өчен мәйданчык төзелеше» объектының проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.

Яңа теннис уены өчен мәйданчык Азнакай шәһәренең Нефтьчеләр урамы, 31 адресы буенча урнашачак. Гомуми мәйданы 5 мең кв.метрдан артык булган өч катлы комплекс үз эченә 3 функциональ блокны ала: спорт, административ-көнкүреш һәм керү төркеме блогы.

Спорт блогында теннис өчен өч уен кырын, инвентар спорт залын, тамашачылар урыннарын, спорт залын җиһазландыру, тамашачылар урынын, җыештыру җиһазлары бүлмәләрен, тренерлар бүлмәсен урнаштыру каралган.

Административ-көнкүреш блогында балалар бүлмәсен, администрация кабинетларын, медицина пунктын, 48 кеше сыйдырышлы җыештыру бүлмәсе һәм душы булган ике чишенү бүлмәсен, гомуми физик әзерлек залын, сквош уены өчен залны урнаштыру каралган.

Керү төркеме блогы үз эченә вестибюльны, саклау бүлмәсен, гардеробны, кассаны, ресепшнны, күрсәтмә материаллар өчен бүлмәне, 16 урынга исәпләнгән буфетны ала.

Проект белән барлык бүлмәләрне кирәкле җиһазлар һәм мебель комплекты белән тәэмин итү, шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохитне җайлаштыру каралган.

Шулай ук территориядә 34 урынга исәпләнгән автостоянка, кече архитектура формаларын урнаштыру һәм яшелләндерү каралган.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International