Төзелешне техник җайга салу буенча курсларга тыңлаучыларны җыю бара

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

2019 елның 28 февраленнән 1 мартына кадәр «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Төзелешне техник җайга салу һәм шәһәр төзелеше законнары өлкәсендә төп үзгәрешләр» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын үткәрә.

Максатчан аудитория: проект һәм төзелеш оешмалары, сынау үзәкләре һәм лабораторияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, төзелеш материаллары белән тәэмин итүчеләр, экспертиза һәм төзелеш күзәтчелеге органнары, юридик бүлекләр белгечләре.

Төп лектор булып «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең экспертиза хезмәте җитәкчесе Тамара Сальникова Василий кызы чыгыш ясый.

Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 7 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә укыту-методик материаллар комплекты керә.

Укулар тәмамлангач, 72 академик сәгатькә билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә.

Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Укуларны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» өстәмә һөнәри белем бирү автоном коммерцияле булмаган оешма, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International