2019 елның 1 июленнән торак төзелешенең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде, анда торак төзелеше проектларын төзү банк кредитлары – проектны алып бару хисабына гамәлгә ашырылачак диелгән. Торакны сатып алу өчен гражданнарның акчалары эскроу счетларында сакланачак. Әлеге акчалар белән төзүчеләр объектны эксплуатациягә тапшырганнан соң гына файдалана алачак.
«Күпфатирлы йортның һәм (яки) башка күчемсез милек объектының әзерлек дәрәҗәсен һәм өлешләп төзүдә катнашуның төзелгән шартнамәләр санын билгеләүче, 2019 елның 1 июленнән соң дәүләт теркәвенә тапшырылган өлешләп төзүдә катнашу шартнамәләре буенча «Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 15.4 статьясында каралган счетларыннан башка, төзүчегә туры килү шарты белән өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итү хокукы бирелә торган критерийлар турында» 2019 елның 22 апрелендә чыккан РФ Хөкүмәтенең Карары белән билгеләнгән критерийларга туры килә торган проектларның төзелеш әзерлеге 30% тан да ким булмаска, өлешләп төзүдә катнашу шартнамәләре буенча җәлеп ителгән акчалар күләме – 10% һәм аннан да күбрәк булырга, территорияне комплекслы үзләштерү проектлары – 15% дәрәҗәсендә булырга тиеш.
Торак күчемсез милеккә үз акчаларын салучы гражданнар банк гарантиясенә ия булачак. Әгәр төзүче нинди дә булса сәбәпләр аркасында төзелешне үз йөкләмәләре нигезендә тәмамлый алмаса, 10 млн сумга кадәр акча фатирны сатып алган гражданга кире кайтарыла.