Байлар Сабасында агросәнәгать паркы төзелешкә уңай бәяләмә алды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертизага «Саба муниципаль районының Байлар Сабасы штб агросәнәгать паркы төзелеше» капиталь төзелеш объектының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектына карата инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.

Объездная ур., 6А адресы буенча урнашкан паркның гомуми мәйданы 2,5 мең кв. метрдан артык санны тәшкил итә. Проектлана торган бина – бер катлы, подвалсыз, форма планында Т-образлы. Парк ике функциональ зонага бүленгән – сәүдә залы һәм җитештерү зонасы.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International