«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелеш өлкәсендә экологик таләпләр буенча укулар үткәрә

2019 елның 23 июле, сишәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2019 елның 2 августында «Объектларны проектлаганда, төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә экологик таләпләр» программасы буенча семинар оештыра.

Максатчан аудитория: проект һәм төзелеш оешмалары, сынау үзәкләре һәм лабораторияләре, экспертиза һәм төзелеш күзәтчелеге органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, төзелеш материаллары белән тәэмин итүчеләр, юридик бүлекләрнең белгечләре.

Семинарның спикерлары булып «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары чыгыш ясый.

Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә керә: сәламләү кофе-брейкы, төшке аш, өләшү материалы комплекты.

Укулар тәмамлангач, семинарда катнашучы сертификаты бирелә.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International